Югары Ослан РҮХ медиклары «Земский фельдшер»программасы буенча 750 мең сум акча алды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

«Югары Ослан РҮХ» ДАССУ ике яңа белгече 2021 елда «Земский фельдшер» программасының катнашучылары булды. Һәрберсе 750 мең сум акча алды. Дәүләттән бер тапкыр бирелә торган акча авыл җирлегенә эшкә күчүчеләргә түләнә. Медикларга ярдәм итү программасы «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» милли проектының бер өлеше булып тора.

Грант алучыларның берсе фельдшер-акушерлык пункты белән 2021 елның гыйнварыннан мөдирлек итә, икенчесе җәйдән район хастаханәсендә ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры булып эшли.

2021 елда әлеге программа буенча Татарстан Республикасында 104 белгеч җәлеп ителгән, шуларның 72 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International