Салкыннарда баш киемсез йөрү нәрсә белән куркыныч

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Республика иҗтимагый сәламәтлек үзәге белгечләре кышкы салкын һава торышында баш киемсез башка урамда булу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип искәртә. Туңу иммунитет кимүенә һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычын арттыруга китерә ала. Аеруча куркынычны баш мие тышчасы ялкынсынуы - менингит тудыра.

Колак улагы өчен дә температураларның кискен төшүе куркыныч. Мәсәлән, тышкы ишетү юлындагы фурункул үсешенә һәм отитка китерергә мөмкин. Берәр орган ялкынсынса, инфекция шунда ук башка органнарга да күчә. Нәтиҗәдә, отит кына түгел, ангина да барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International