Авыру вакцинациягә мөнәсәбәтне үзгәртте

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Коронавирус инфекциясе белән авырган 75 яшьлек чаллы кешесе COVID-19 куркыныч түгел дип уйлаганда, бик нык ялгышкан, дип саный. Рәфыйк Хәсәншин вирусның мәкерлелеген бәяләп бетермәгәнлеген һәм шул сәбәпле табибларның вакцинация үтәргә чакыруына җавап бирмәгәнлеген әйтте.

"Көчле баш авыртуны тойдым, хәл бетте, тамак кымырҗу, кинәт температура 39дан югарырак күтәрелде. Идәнгә егылганымны сизми дә калдым. Аңсыз күпме ятканмындыр, белмим. Аңыма килгәч, кызыма һәм киявемә шалтырата алдым. Алар бик тиз килеп җитте. Мине Тукай район хастаханәсенә җибәрделәр. Минем үпкәләремә 75 % зыян килгән булган. Медицина учреждениесендә озак дәвалану башланды".

- Авырган вакытта минем үз - үземне дәвалауга мөнәсәбәтем кискен үзгәрде, - дип билгеләп үтә Рәфыйк Гарипович. Табиблар күзәтүе астында үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә карата фикерләрем үзгәрде.

Пенсионер үзе өчен вакциналцияләү турында карар кабул итте һәм күптән түгел вакцинацияләүнең тулы курсын тәмамлады.

- Беренче процедурадан соң да, икенче процедурадан соң да, хәлнең начараюын сизмәдем, - дип билгеләп үтә Рәфыйк Гариф улы Хәсәншин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International