Яр Чаллының беренче төзүчесе Валерий Ильич Федющенко сугыш ветераннары госпиталендә, терапия бүлегендә, гериатрия койкаларында дәвалана. 22 койкалы гериатрия бүлеге «Демография» милли проектының «өлкән буын»төбәк проекты кысаларында 2019 елның 1 июленнән стационарда гамәлгә ашырыла. Гериатрия бүлегендә берничә район яшәүчеләре дәвалана һәм реабилитацияләнә.
- Биредә дәвалану яхшы, персонал игътибарлы. Дәвалаучы табиб Венера Маратовна-үз эшенең остасы. Ә туклану-шәһәрнең барлык хастаханәләренең иң яхшысы, - ди Валерий Ильич.
Валерий Ильич Федющенко Яр Чаллыга 1971 елда автомобиль заводы (КАМАЗ) төзелешенә килә. Күпсанлы мактау грамоталарына һәм бүләкләргә ия.