Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләренә машина ачкычларын тапшырды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Универсиада Авылы территориясендә Казанның беренчел сәламәтлек саклау оешмаларына 84 Lada Largus автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасында катнашты.  Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениеләре коллективларына җитди эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без әле генә Казанның 7нче хастаханәсендә булдык – яңа дәвалау-реабилитация үзәгенең ничек эшләвен карадык, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Без катлаулы вакытта яшибез, һәм, әлбәттә, бу шартларда беренчел звенога иң зур йөкләнеш төшә. Шуңа күрә 84 автомобильне Казан шәһәре поликлиникаларына җибәрү турында карар кабул ителде".

Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләрен автомобильләр белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International