Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда "2021 елда ТР сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында. 2022 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары" Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Сергей Гайдук катнашты. Коллегия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Универсиада авылы) Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды.

Исегезгә төшерәбез, коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә Казанның 7нче хастаханәсе территориясендә яңа дәвалау-реабилитация үзәген карады, Татарстан башкаласы сырхауханәләренә автомобиль ачкычлары тапшырды, махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында медицина өлкәсендәге эшләр белән танышты.

Коллегия утырышында төп доклад белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

"Казанга үз перинаталь үзәге кирәк, - диде министр. - Югары куркыныч янау төркеменә ия булган йөкле хатын-кызлар саны ел саен арта бара, җитлекми туган балалар саны да арта. Өстәмә репродуктив технологияләр – ЭКО мәсьәләсе дә кискен тора. РКХ перинаталь үзәгенең койка егәрлеге җитми". Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, яңа хастаханә төзелешенең исәп-хисаплары һәм финанс нигезләнеше әзер инде.

Бу мәсьәләне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов: "Перинаталь үзәк буенча карар кабул ителде", - дип белдерде.

Медикларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бүген эшне дәвам итү мөһим, диде: "Вәзгыять шул килеш кала, омикрон белән авыручылар саны арта. Без аңлыйбыз, ике ел буена мондый режимда эшләү – бик җиңел түгел, әлбәттә, матди стимул бар һәм бу начар түгел, әмма мондый шартларда эшләү кыен, һәм без моны күрәбез. Әйе, без бер тапкыр «кызыл зонага» бардык, әмма без анда эшләмәдек бит... Шуңа күрә сезнең барлык коллективларыгызга эшегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерегез".

Коллегия барышында тагын берничә чыгыш тыңланды. Коллегия сәламәтлек саклау тармагы вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International