Республика медицина оешмалары матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә эшләү буенча квалификация күтәрү курслары узды

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә социаль челтәрләрне мәгълүмат белән тулыландыру өчен җаваплы медицина учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Интернетта эшләү буенча белем бирү семинары булды. Программа Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, ЦУР, «Диалог Регионы" АКБО тарафыннан әзерләнгән. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, «Диалог Регионы» АКБОның Татарстан Республикасындагы аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Гильмеев сәламләде.

Белем бирү программасының беренче модулен тыңлаучыларны социаль челтәрләрне алып баруга карата төп таләпләр белән таныштырды, басмаларның характеры һәм стиле, сырхауханә яки хастаханәнең аккаунтын алып бару принциплары турында сөйләде.

Республика медицина оешмаларының пресс-секретарьлары өй биреме алды. Укулар бер айдан соң дәвам итәчәк. Соңыннан сертификатлар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International