Алабуга медицина көллияте студентларына РҮХдә вакансияләр турында сөйләделәр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

«Алабуга РҮХ» ДАССУ конференц-залында Алабуга медицина колледжы студентлары белән очрашу узды. Булачак медицина хезмәткәрләрен хастаханәгә эшкә чакырдылар.

Алабуга РҮХнең кадрлар буенча баш табиб урынбасары Ксения Чурина билгеләп үткәнчә, хастаханәнең комплектлылыгы 85% тәшкил итә. Хәзер шәфкать туташлары поликлиникага, консультатив бүлеккә, түләүле хезмәтләр бүлегенә, йогышлы авырулар бүлегенә, регистратурага, стационарга, лабораториягә, педиатрия һәм неврология бүлегенә, травмпунктка, операция блогына кирәк. Фельдшерлар, ФАПлар да кирәк.

Студентларга шулай ук яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында да сөйләделәр. Авыл җирлегендә эшкә урнашкан хезмәткәрләргә индивидуаль торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре, шулай ук «Земский доктор / Земский фельдшер»программасы буенча бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International