Роспотребнадзор коронавирус йогышын профилактикалау буенча санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне яңартты. Карар 6 февральдән үз көченә керде.
Коронавирустан җиде һәм аннан күбрәк көн дәваланган кешеләргә ПЦР-тест нәтиҗәләрен күрсәтергә кирәк булмый. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде.
Дәвалану вакыты җиде һәм аннан күбрәк көн тәшкил иткән очракта, стационарларда һәм амбулатория щартларында дәваланып аякка баскач, коронавируска лаборатор тикшеренү үтмичә генә хезмәт эшчәнлеген (уку) башларга һәм оешкан коллективларга кушылырга рөхсәт ителә.
Билгеләп үтелгәнчә, коронавирус йоктырган кеше бер атнадан кимрәк дәваланган очракта, хезмәт эшчәнлеген (уку) башлау өчен ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк.