ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларны 2021 елда ведомствоның максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру буенча эш йомгаклары турында фикер алышуга чакыра

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 елның 24 февралендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы чикләрендә 2021 елда ведомствоның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру эшенә йомгак ясау булачак.

Иҗтимагый совет утырышында видеоконференция элемтә аша республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән бергә 2022 елга Министрлык өчен бурычлар формалаштырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International