Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм республика медицина учреждениеләре – Луганск Халык Республикасына ярдәмгә

2026 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашында «Яшь гвардия» хәйрия фондына сертификат тапшыру тантанасы булды.

 "Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан безнең хәрәкәткә кушылган республика медицина бергәлегенә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.  Шулай ук социаль партнерыбызга – «Яшь гвардия» хәйрия фондына да рәхмәт, алар яңа төбәкләрдәге ватандашларыбызга акчаларны җиткерергә һәм медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләде министр.

Апрельдән майга кадәр Луганск Халык Республикасы халкына ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппараты һәм республикабызның 70тән артык медицина оешмасы хезмәткәрләре катнашты.

Россиянең яңа тарихи төбәкләрендәге медицина оешмалары өчен кирәкле товарлар сатып алу өчен 13 млн сумнан артык акча җыелган.

Исегезгә төшерәбез, акцияне уздыру турындагы карар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында кабул ителде.

2026 ел Россиядә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.  Максат – илнең күпмилләтле халкының дуслыгын, үзара аңлашуын һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту, мәдәни традицияләрне һәм телләрне саклау. Быел Татарстанда Луганск Халык Республикасы (ЛХР) халкына ярдәм йөзеннән тармак хәйрия акциясе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International