Татарстан Республикасында Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне кабул итәргә әзер. Татарстанның сәламәтлек саклау системасы бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтүгә әзер. Килү белән гражданнарны ашыгыч ярдәм бригадалары каршы алачак, шулай ук коронавирус йогышын ачыклауга экспресс-тест оештырылачак.
Аларны Татарстанның «Санта», «Жилбытсервис», «Кварт», «Васильевский», «Ливадия», «Жемчужина» шифаханәләрендә урнаштырачаклар, табибларның тәүлек әйләнәсе кизү торуларын оештыру планлаштырыла.
Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен республиканың әйдәүче дәвалау оешмалары: РКХ, БРКХ, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе, Яр Чаллының АМЯХ һәм башкалар тәэмин итәчәк.
Шулай ук республикада килүче гражданнарга вакцинация һәм ревакция үткәрү өчен коронавирус инфекциясеннән кирәкле вакциналар запасы бар. Процедуралар яшәү урыннарында башкарылачак.
Covid-19 расланган очракта, гражданнар вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләргә урнаштыралачак.
Балалар сәламәтлеген өстенлекле контрольдә тоту да аерым игътибар үзәгендә. Республиканың педиатрия хезмәте шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларынан күченеп килергә мәҗбүр булган балаларга ярдәм күрсәтүгә көчәйтелгән режимда әзерләнә.
Медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны шәхсән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков контрольдә тота.