Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәдә медицина советы узды. Медицина учреждениесенең 2021 ел эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында ТКҮРКХнең баш табибы Марс Мостафин сөйләде.
«Ел киеренке булды. Пандемия барлык сырхауханәләр, стационарлар, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре, шуңа бәйле хезмәтләр эшендә чагылды. Шуңа да карамастан, хастаханәдә эш бер генә секундка да туктап тормады. Без үз алдыбызга сәламәтлек саклауның милли проектлары кысаларында куйган барлык бурычларны тормышка ашырдык. Бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе-кан әйләнеше системасы авыруларыннан халыкның үлем-китем санын киметү. Районда Портавит хроник йогышлы булмаган авырулары булган пациентларны үзәкләштереп мониторинглау системасы гамәлгә ашырыла. Мөһим бурыч - инфаркт һәм инсульт булган пациентларның медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итүләре һәм табиблар күзәтүе астында булулары өчен барысын да эшләү. Моның өчен республикада «Бердәм кардиолог» проекты эшли башлады. Әлеге мәгълүмат системасы кысаларында 7 ЭКГ аппараты, Холтер һәм тәүлеклек артериаль басымны мониторинглау өчен 9 аппарат тоташтырылачак", - диде үз чыгышында М.Мостафин.
Марс Мостафин йомгаклау коллегиясендә медицина җәмәгатьчелеге алдына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков куйган бурычларны билгеләде. Бу - «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын, шул исәптән «ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру. Планда COVID-19га каршы вакцинация ясау, халыкны тирәнтен диспансерлаштыру, гериатрия һәм паллиатив хезмәтләрне үстерү буенча зур эшне дәвам итү каралган. ТКҮРКПХНӘ кадрлар җәлеп итү буенча эш дәвам итәчәк», - дип сөйләде баш табиб.