Бүген Халыкара колаклар сәламәтлеген һәм ишетү сәләтен саклау көне билгеләп үтелә.
Бүгенге көндә ишетү сәләтен югалту дөньяда иң киң таралган инвалидлыкның сенсор формасы булып санала. Саңгыраулыктан һәм начар ишетүдән бөтен дөньяда 466 миллион кеше җәфа чигә. Россиядә 15 миллионнан артык кешедә, шул исәптән 1 миллионнан артык балада ишетү сәләте бозылган.
Генетик бозылыш, колакның хроник инфекцияләре, кызамы, эпидемик паротит, менингит, шулай ук әйләнә-тирә мохитнең зарарлы факторларының йогынтысы, беренче чиратта, каты тавыш ишетү сәләтенең кимүенә китерә.
Медиклар фикеренчә, саңгыраулык һәм башка ишетү сәләтенең начарун очракларының яртысына якынын булдырмый калырга мөмкин. Шул нибәттән, 2015 елдан бирле ВОЗ "Ишетү сәләтен куркыныч астына куймагыз!” кампаниясен үткәрә.
Төнге клублар, дискотекалар, барлар, кинотеатрлар, концерт заллары, стадионнар һәм хәтта фитнес-үзәкләр кебек мәдәни-күңел ачу һәм спорт учреждениеләрендә тавышларның йогынтысы арта баруы медикларда борчу тудыра. Каты тавышның даими тәэсире ишетү сәләтен югалтуын куркынычын тудыра.
Быел ВОЗ күңел ачу биналарында куркынычсыз тавыш стандартын бастырып чыгарырга планлаштыра.