Түбән Кама табибы ишетү органнары авыруларын профилактикалау турында сөйләде

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең оториноларингология бүлеге мөдире Рамил Закиров пациентларга файдалы киңәшләр бирде.

Ел саен Рамил Рафаэль улы бүлегендә 1000ләп пациент дәвалана.

Начар ишетүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Барыннан да ешрак бу ялкынсыну авырулары нәтиҗәсе яки нәселдәнлек. Гипертония һәм шикәр диабеты кебек киң таралган соматик авырулар шундый ук сәбәп булырга мөмкин. Ишетү кимүдә лор-органнарның, аерым алганда, колак травмалары да үз ролен уйный. Яңгыравык музыка шулай ук ишетү органы функциясенә йогынты ясый. Ел дәвамында яңгыравыклы музыканы көнгә бер сәгатьтән артык тыңласаң, бу ишетү сәләте кимүенә китерәчәк.

Игътибарсыз калдырмагыз.

Колакгызда тавыш икән, начаррак ишетәсез, баш әйләнә, отоларингологка килү турында уйланырга кирәк. Кеше игътибар бирми торган симптомнар бар, мәсәлән, әңгәмәдәше әйткәнне ишетә, әмма ачык итеп нәрсә әйткәнен аңламый, ул аны бары тик үзенең игътибарсызлык аркасында дип саный. Ләкин бу ишетү сәләте кимүе сәбәпле дә булырга мөмкин.

Кызганыч, COVID белән авырган пациентларның бер өлешендә ишетү кимүе күзәтелә. Әгәр вирус инфекцияләрендә ишетү функциясе коррекцияләнә икән, COVID белән булган очракта, ишетү корригацияләнми диярлек”, - дип сөйләде Р.Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International