Арча районының Смак-Курса авылында яңа ФАП үз ишекләрен ачты

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арча үзәк район хастаханәсенең Смак-Курса фельдшер-акушерлык пункты яңа ел алдыннан ачылды.

Элек медпункт  1993 елда төзелгән иске ФАПның аерым бинасында урнашкан иде.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.

Модульле ФАПның гомуми мәйданы 58 кв. м. Тулысынча стандарт нигезендә җиһазландырылган.

Хезмәт күрсәтелә торган халык саны – 282 кеше. Үзәк район хастаханәсенә кадәр ераклык – 14 км.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International