8 Март алдыннан Яр Чаллы шәһ. 7нче номерлы сырхауханәнең хезмәткәрләренә 300дән артык лалә чәчәкләре тапшырылды. «Горзеленхоз» шәһәр предприятиесе хезмәткәрләре быел медиклар өчен беренче лалә чәчәкләрен үстерде. Медучреждение коллективы игътибар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
(1).jpeg)
Бүген сырхауханә коллективының ир-атлары хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады. Табиблар гүзәл ханымнарга бүләк карталары һәм лалә чәчәкләрен бүләк итте.
.jpeg)
- Бу беренче чәчәкләр кебек һәрчак матур һәм назлы булып калыгыз, - дип теләде хезмәттәшләренә поликлиниканың баш табибы Александр Попов.
.jpeg)