Теләче районында 11нче ФАП эшли башлады

2022 елның 5 марты, шимбә

Теләче муниципаль районында «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Шармыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Теләче районында сафка баскан унберенче фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Н. Н. Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Х.Хәмидуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин, «Теләче РҮХ» ДАССУ баш табибы И. И. Галиуллин, Үзәк авыл җирлеге башлыгы В. Н. Котников, ММЧ вәкилләре, медицина хезмәткәрләре һәм җирле халык катнашты.

Теләче хастаханәсенең баш табибы соңгы елларда «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика максатчан программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә  район сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди базасы яхшырды, диде. 2012 елдан башлап Теләче районында Татарстан Республикасы бюджеты акчасына 22 фельдшер–акушерлык пунктында капиталь ремонт үткәрелде, 11 модульле фельдшер–акушерлык пункты төзелде, дип әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International