Татарстанда сабыйлар арасында үлем-китемнең иң түбән күрсәткече теркәлгән

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында үлүчеләр санының азлыгы нәтиҗәсендә 1 урынны, туучылар санының күплеге, сабыйлар үлеме санының түбән күрсәткечләре буенча лидерлык позицияләрен алып тора.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, узган унъеллыкта республикада сабыйлар үлеме санының иң түбән күрсәткече теркәлгән, ул 1000 исән туган балага 4,0 тәшкил иткән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ баш табибы Айрат Зыятдинов хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Балалар сәламәтлеген үстерү» республика проекты гамәлгә ашырыла, аның төп максаты - балалар халкының сәламәтлеген күтәрү һәм сабыйлар үлеме санын киметү.

Зыятдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңа Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә 1500 дән артык бала дәваланган һәм 60тан артык операция үткәрелгән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан онкоүзәге - Идел буе федераль округында мондый профильле бердәнбер учреждение. Биредә заманча диагностика, югары технологияле дәвалау, балаларны иртә реабилитацияләү үткәрелә, иң заманча медицина җиһазлары куелган. Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге «ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ базасында 2021 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының "Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү" региональ проекты кысаларында төзелде.

Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән башка проектлар да тормышка ашырыла. 2021 елда перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия комплексы ачылды.

2021 ел башыннан Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсен капиталь ремонтлау буенча масштаблы проект дәвам итә. Эшләрне быел ук тәмамлау планлаштырыла.

Балалар өчен иң зур паллиатив бүлек урнашкан Балалар республика клиник хастаханәнең 3-нче номерлы дәвалау корпусы модернизацияләнде, гастроэнтерология, нефрология һәм пульмонология буенча махсуслаштырылган шәһәр үзәкләре эшли. Шулай ук республиканың медицина оешмаларына инвалид балалар өчен тернәкләндерү һәм физиотерапия җиһазлар сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International