Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 3 белгече узган елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алды. Аның күләме 800 мең сум тәшкил итә, 2021 елда әлеге программа кысаларында республика медицина учреждениеләре 125 белгеченә грант бирелгән. Грантлар Татарстанга эшкә килгән табибларга торак шартларын яхшырту өчен бирелә. Әлеге программа буенча Яшел Үзән хастаханәсенә барлыгы 37 белгеч җәлеп ителде.