Эш катлаулы, әмма кызыклы, үз һөнәре турында Түбән Кама хастаханәсенең яңа балалар травматологы сөйли

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә эшкә 4 ай элек яшь табиб-травматолог Нурмөхәммәт Сражидинов кереште. Нурмөхәммәт Сражидинов Кыргызстанда туып, шунда ук И.К. Ахунбаев исемендәге Кыргыз дәүләт медицина академиясен тәмамлый һәм «балалар травматологы»белгечлеге буенча ординатура уза.

Татарстанга Түбән Камада эшли торган иптәшләре киңәше белән килә. «Коллектив үзенең җылы кабул итүләре белән шаккатырды. Барлык документларны да бик тиз рәсмиләштерделәр, торак бирделәр. Әлбәттә, туган җиремне сагынам. Балалар травматологы - уникаль, үзенчәлекле һөнәр. Кайчагында ата-аналар бөтенләй кечкенә бала белән килә һәм нәрсә булганын аңлата алмый. Йә бала җәрәхәтләнгәч, әни-әтиләре якын-тирәдә булмый, нәрсә булганын, кайда авыртуын аңламый. Ә бала әле әйтә алмый. Һәм менә шунда табиб-травматологка вакыйгаларның картинасын торгызырга, җәрәхәт урынын һәм аның авырткан урынын ачыкларга кирәк. Моның өчен сабыйны тулысынча тикшерергә, пальпация үткәрергә һәм баланың реакциясе буенча нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңларга кирәк. Авыр да, шул ук вакытта бик кызыклы да», - дип уртаклашты яшь табиб.

2021 елда Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе коллективына 15 яшь белгеч килде.

Социаль ярдәм чаралары сыйфатында медицина учреждениесе яшь табиблар өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

- арендалы торак.

- ТР Хөкүмәтенең үз торакларын сатып алу хокукы белән 800 000 сум күләмендә грант бирү.

- Бала туган өчен 200 мең сум.

- Бер тапкыр бирелә торган түләү - 21 534 сум һәм 3 ел дәвамында ай саен 3000 сум күләмендә түләнә.


Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International