Чистайда медицина советы узды

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Чистай РҮХ медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр.

Медсоветның отчет утырышында Чистай РҮХнең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты Рәис Мостафин узган ел ныклыкка яңа сынау елы булуы, коронавирус йогышы планнарга һәм бурычларга үз төзәтмәләрен кертүен билгеләп үтте.

Сәламәтлек саклау системасы эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында сөйләгәндә, төп күрсәткеч булып демография кала.  2021 елда Чистай районында 643 бала туган, бу 2020 елга караганда 9га кимрәк. Республика муниципаль районнары арасында үлүчеләр саны буенча рейтингта Чистай районы 20 нче урында тора. 2020 елда - 19, 2019 елда - 39 урында булган.

Гомуми күрсәткечтә COVID-19дан үлүчеләр саны очракларына зур өлеш бирелә. Шулай да кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны беренче урында кала.

Утырыш ахырында алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International