Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә табиблык амбулаториясе ачылды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән яңа табиблык амбулаториясен ачтылар. Быел программа «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Эльмир Гатин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында тантанага Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кушылдылар. Шул ук көнне Казанда «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУның диспансер бүлекләренең яңа бинасы ачылды.

2021 елдан 2023 елга кадәр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программаларына ел саен 90 млрд.ка кадәр җибәрелә, дип хәбәр итте Татьяна Голикова.

Карамалы Тау амбулаториясе 18 торак пункттан, шул исәптән Зөя утрау-шәһәрчегеннән дә 9 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Фоторепортаж карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International