Татарстан табибларының мобиль бригадалары республиканың 30 торак пунктында булды. Алар Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Спас, Тәтеш һәм Чистай районнарында яшәүчеләргә консультацияләр бирде.
Барлыгы 5 727 кеше каралды (шул исәптән яңартылганнан соң – 4 422), шуларның 1198 е диспансерлаштыруның икенче этабы барышында (шул исәптән яңадан торгызылганнан соң - 947) (20,9 %).
Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр авыру ачыкланган пациентлар саны – 776 яки тикшерелгәннәр саныннан 13,5 %.
Өстәмә тикшерү тәкъдим ителгән пациентлар саны - 1889 яисә каралучылар саныннан 33,0%.
Госпитализация тәкъдим ителгән пациентлар саны - 168, ягъни тикшерелгәннәр саныннан 2,9%.
2019 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты буенча "КамАЗ" автомобиле базасында 4 мобиль комплекс сатып алынды. Алар конкрет медицина учреждениеләренә беркетелгән.
Тәгәрмәчле сырхауханәдә 6 кабинет бар. Аларда кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог эшли. Шулай ук УЗИ-диагностика өчен секция һәм лаборатория тикшеренүләре өчен кабинет бар, анда табиблар кан һәм бәвел анализларын ала.
Хәзер мобиль поликлиникалар түбәндеге торак пунктта эшли:
"Әлмәт үзәк район хастаханәсе" ДАССУ - Бөгелмә районында, Подгорный бистәсендә;
"5 нче шәһәр хастаханәсе" ДАССУ, Яр Чаллы ш. - Мамадыш районында, Кама леспромхоз авылында;
"7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ - Питрәч районында, Кощаково авылында;
"ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе" ДАССУ - Лаеш районында, Сокуры авылында
(мәгълүмат 11 апрельгә актуаль)