"2022 елда урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч" Бөтенроссия конкурсының республика этабы тәмамланды. Конкурста Татарстанның 33 медицина оешмасыннан 61 белгеч катнашты.
Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАССУ медиклары призлы урыннар яулады.
Плужник Ирина Сергеевна, «Медицина университеты клиникасы» ДАССУ акушерлык-физиология бүлеге акушеркасы – «Иң яхшы акушер» номинациясендә I урын.
Хәйретдинова Ландыш Әхмәт кызы, «Медицина университеты клиникасы» ДАССУ Шәһәр сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы – «Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә III урын.
Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!