Ютазы районының Байларов авылында яңа модульле ФАП төзелеше башланды. «Стройтранс» ҖЧҖ подрядчылары беренче эш итеп фундамент свайларын куйдылар. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә. Яңа объектны көз көне файдалануга тапшыру көтелә. Байлар авылында модульле ФАП төзелешенә республика бюджетыннан 5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.