Теләче районында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Алан ФАПын төзү төгәлләнеп килә

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Теләче районының Алан авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланып килә. Типлаштырылган бина март ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә башлады. Объектның бәясе 6 млн. 766 мең сум дип бәяләнә. Бүгенге көндә эчке эшләр тәмамланган, электр, җылылык, канализация үткәрелгән.

Фельдшер-акушерлык пункты Алан һәм Ключище авылларына хезмәт күрсәтә. Хезмәт күрсәтелә торган халык саны 447 кеше тәшкил итә, шуларның 70е-балалар, 241е-эшкә яраклы, 136 кеше-пенсия яшендәге (бу гомуми халыкның 30,4% ын тәшкил итә) кешеләр.

Хәзерге вакытта медпункт җирле балалар бакчасының җайлаштырылган бинасында урнашкан. Яңа модульле ФАП төзелгәннән соң, әлеге мәйданнар район мәгариф бүлегенә тапшырылачак.

Сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча 29 медицина объекты төзелер дип планлаштырыла (федераль бюджеттан финанслау белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International