Бүген ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татарстанда республика халкына ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче 69 бүлекчә эшли, алар : 3 ашыгыч медицина ярдәме станциясе, үзәк район хастаханәләре составында булган 5 станция, алар үз составында 11 подстанция һәм 5 филиал бар, 45 ашыгыч медицина ярдәме бүлеге бар. Татарстан Республикасында тәүлек әйләнәсендә 241 бригада эшли.
ТР ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 426 берәмлек санитар транспорт белән тәэмин ителгән, шуларның А класслы берәү дә юк, 387 - В класслы автомобиль һәм 39-С класслы автомобиль.
Казан шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен мотоциклларны куллану тәҗрибәсе 8 ел дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады: ел саен җәйге чорда "мотоскорой" тарафыннан 600дән артык чакыру үтәлә. 2021 елда юл-транспорт һәлакәтләренә һәм җәмәгать урыннарына мотоциклчылар килүнең уртача вакыты 8,7 минут тәшкил иткән.
Барлык станцияләр дә ГЛОНАСС+112 системасының автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән.