Россиядә ковид пандемиясе белән бәйле рәвештә туктатылган "Авылга игелек" («#ДоброВСело») проекты яңадан гамәлгә керә. Волонтер-медиклар медицина персоналы белән берлектә авылларның фельдшер-акушерлык пунктларына барачаклар. Чаралар, гадәттәгечә, «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында уза.
Акция безнең республикада да яңартылды. Яшел Үзән районының Карамалы Тау поселогында табиб амбулаториясендә җирле халыкка терапевт, кардиолог, онколог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, отоларинголог консультация бирә.