17 майда Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Артериаль гипертония дип артериаль кан басымының 140/90 мм.рт.б. нан артык күтәрелүен әйтәләр. Артериаль гипертония озак еллар кеше өчен сизелмичә дә узарга мөмкин. Бары тик вакыт узу белән генә баш авырту, күңел болгану, косу, баш әйләнү, йөрәк тибеше, борын кан агу, йөрәк турысында авырулар барлыкка килергә мөмкин.
Артериаль гипертония барлыкка килү рискының төп факторлары булып кандагы холестеринның артуы, тәннең артык массасы, хәрәкәт активлыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмау, рациональ булмаган һәм баланссыз туклану тора.