Казанда Идел буе онкология форумы ачылды

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Идел буе онкология форумы ачылды. Ул 2022 елның 12-14 маенда Бутлеров ур., 36 адресы буенча узачак. Чара кысаларында төрле онкопатология – колоректаль яман шеш, баш һәм муен, тире, сөякләр шеше, эндокрин системасының яман шешләре булган пациентларны һәм торакоабдоминаль өлкә органнарының, шулай ук лимфопролифератив авырулары булган пациентларны диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең иң актуаль мәсьәләләре җентекләп каралачак.

Форумда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «радиология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы, РФА академигы Андрей Дмитриевич Каприн, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, «Проф. М. З.Сигал ис. ТР ССМ РКОД» ДАССУ баш табибы Илгиз Ринат улы Һидиятов, Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты, профессор Рөстәм Шамил улы Хәсәнов катнашачак.

Форумда 29 секция эшләячәк, шул исәптән Республика клиник онкология диспансерының абдоминаль бүлегенең 50 еллыгына багышланган Казан маммология форумы һәм колоректаль яман шеш буенча симпозиум эше оештырылачак.

Республика клиник онкология диспансерында РФ әйдәүче онкологлары җитәкчелегендә хирургия операцияләре буенча 6 мастер-класс узачак.

Форумда шулай ук шулай ук паллиатив ярдәм, балалар онкологиясе, баш һәм муен шешләрен, йомшак тукымаларны һәм сөякләрне, эндокрин системасын, үпкәләрне, ашказанын дәвалау мәсьәләләре каралачак.

Форум гибрид форматта, утырыш залларында докладчылар һәм тыңлаучылар катнашында һәм онлайн-форматта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International