Республика клиник неврология үзәгенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп Рафат Садриев билгеләнде

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Атказанган табибы Рафат Садриев «Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Боерыкка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.

Садриев Рафат Рашат улы - анестезиология һәм реанимация буенча баш белгеч, анестезиология һәм реаниматология, кардиология буенча сертификацияләнгән белгеч.

Рашат Садриев хезмәт юлын Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегенең табиб-интерны вазыйфасында башлый. 2014 елда Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә кардиология буенча баш белгеч вазыйфасына билгеләнә. 2015-12.05.2022 - Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә анестезиология һәм реанимация буенча баш белгеч.

Ринат Рашат улы Садриев 1968 елда ТАССРның Азнакай районы Чалпы авылында туа.

1995 елда Казан дәүләт медицина институтын, дәвалау эшен тәмамлый.

2006 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы,
2011 елда Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты Рәхмәт хаты,
2016 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы,
2018 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2019 елда Татарстан Республикасының атказанган табибы исеме бирелә.

Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе әгъзасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International