Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үтте. Фикер алышуга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре чакырылган иде. Видеоконференцэлемтә режимында үзәк район хастаханәләренең баш табиблары, муниципалитетларның башкарма комитетлары вәкилләре, подрядчылар беренчел звеносын модернизацияләү турында сөйләште. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үткәрде.

Киңәшмәдә капиталь ремонт (14 сырхауханәдә һәм 1 табиб амбулаториясендә) үткәрү һәм яңа объектлар төзү  темплары турында сүз барды. Быел  сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча республикада 29 ФАП төзеләчәк. Бүгенге көндә 26 ФАПка нигез салынган, 2 фельдшер-акушерлык пункты тулысынча төзелеп беткән. Болар - Лениногорск РҮХнең Тимаш ФАПы һәм Теләче РҮХнең Алан ФАПы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International