Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Шөгер авылының табиблык амбулаториясендә булды. Әлеге объектта «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча капиталь ремонт бара. Эшләрнең бәясе 51 015 мең сум тәшкил итә.
Амбулаториядә гериатрия бүлеге ачылачак. Бүгенге көндә барлык демонтаж эшләре башкарылган, тәрәзәләр алыштырыла. Эшчеләр барлык эшләрне көз ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыра.
Күчмә киңәшмәдә сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы районда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу программага Лениногорск район үзәк хастаханәсенең өч медицина объекты керде.