Алабугадан табиб-травматолог Галимҗан Әхмәтшин һөнәри бәйрәмдә үзе һәм үз эше турында сөйләде

2022 елның 20 мае, җомга

20 майда Бөтендөнья травматолог көне билгеләп үтелә. Без Алабуга район үзәк хастаханәнең травматология бүлеге мөдире, табиб-травматологы, меңләгән пациентлар арасында абруй һәм ихтирам казанган Әхмәтшин Галимҗан Мөбарәкшин улының әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

- Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, 1975 елда мин Алабугага килдем. Беренче вакытта мин Алабуга РҮХнең хирургы булып эшләдем. Хастаханәдә травматология бүлеге барлыкка килү өчен актив катнаштым. 1976 елның апреленнән башлап травматология бүлеге хастаханәнең мөстәкыйль структурасы буларак эшли башлый. Аннары мин Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институты каршындагы клиник ординатурага укырга керәм. 1980 елда ординатураны тәмамлаганнан соң, мине Алабуга РҮХнең травматология бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

Галимҗан Мөбарәкшин улы үҗәтлеге белән хастаханәдә томограф алына.

- Снимокта зыян булган урыннарны авыр булган очраклар да була, ә томографта барысы да төгәл күренә, - дип аңлата травматолог.

Буш вакыт үткәрү турында да сорадык.

- Буш вакытта, нигездә, хастаханәдә үткәрәм (көлә). Ә буш вакытлар булса, мин аларны үз бакчамда рәхәтләнеп уздырам. Берничә тапкыр Согуд Гарәбстанында булдым, намаз укырга яратам, ди ул.

Галимҗан Мөбарәкшин улы яшь белгечләргә гуманлылык һәм үз һөнәр осталары булуын теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International