Бүген Әлмәттә Лилия Чувашова белән хушлашалар

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Кичә ТАССРның Атказанган табибы Чувашова Лилия Ивановна вафат булды. Озак еллар Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән.

Лилия Чувашова 1933 елның 24 февралендә Вологда өлкәсенең Вогодск районы Огибалово авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1958 елда башлап, гомуми хезмәт стажы 42 ел.

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәте «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «ТАССРның Атказанган табибы» мактаулы исеме, «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Лилия Ивановна шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән, медицина хезмәткәрләре арасында гына түгел, район һәм шәһәр халкы арасында да абруй казанган. Ул-Әлмәт районының Мактаулы гражданины.

Бүген, 11 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда гражданнар панихидасы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International