Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе офтальмологлары 88 яшьлек пациентка күрү сәләтен кайтарды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Яр Чаллының 5нче хастаханәдә офтальмологлар катаракталы 88 яшьлек пациентка операция ясаган.

Маһиша Садикова: "Мин сукырайган идем диярлек, ә операция турында уйларга теләмәдем - нигә 88 яшьтә күрергә, инде тиздән үләргә? Ә улым: "Әгәр операция ясатмасаң, сукыраясың, әни!» - диде. Мондый картларга кем ясар, дип тә шикләндем әле. Ә Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире Рифат Җамалиев мине үгетләде: "Сезгә, әби, яшәргә әле, һичшиксез, операция ясыйк, катарактны бетерәчәкбез!" Мин хәтта үзем дә операциянең тиз һәм җиңел узуына гаҗәпләндем", - дип сөйләде олы пациент.

Мәһишә Азиятулла кызының тормыш тарихы китап язырлык: ул Ленинградта туган - анда әти-әнисе эшләгән. 1941 елда, Ленинград блокадасы башлангач, балалары булган гаиләләргә шәһәрдән китәргә дигәннәр.

"Бер айдан артык без Татарстанга бардык. Миңа ул вакытта 7 яшь иде. Сугыш ахырына мин өлкәннәр белән беррәттән эшләдем. Балачак бик авыр булды, әмма мин тормышны бәяләргә һәм сөенергә өйрәндем», - дип уртаклашты пациент.

Маһиша Садикова үзенең дәвалаучы табибы Тамара Михайловна Голованова, Рифат Рәшидовичка һәм барлык шәфкать туташларына күрү сәләтен кайтарган өчен, өлкәннәргә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International