«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, яшь әниләр арасында «Мин имезү турында нәрсә беләм?» радиоконкурс үткәрәчәк.
Конкурсны «Болгар радиосы»ның туры эфирында 31 май һәм 2022 елның 1 июнендә үткәрү планлаштырыла. Конкурста катнашучыларга күкрәк сөте белән ашату турындагы сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. Сорауларга дөрес җавап биргән ике җиңүчегә медицина профилактикасы үзәге сувенирлар әзерләгән.