Кама балалар медицина үзәгендә энәләр йоткан балаларны коткардылар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Кама балалар медицина үзәге балалар хирургларының ярдәме 14 һәм 13 яшьлек яшүсмерләргә кирәк булды. Энә йоткан яшүсмерләр бер-берсе артыннан КБМҮнең балалар хастаханәсенә мөрәҗәгать итте.

Беренче очракта яшүсмер очраклы рәвештә тегү энәсен йоткан.  Үңәч энәне ашказанга ук җибәрә, наркоз ясап, табиблар эндоскопик юл белән энәне чыгара.

Икенче очракта малай циркульдан энәне йоткан. Шундый ук операция үткәрелә.

"Энәне чыгарганда, аны күчереннән тотып,  үңәчкә зыян китермичә алу бик кыен", - дип аңлата балаларга операция ясаган КБМҮнең Балалар хастаханәсенең табиб-хирургы Лариса Сираева.

Балалар канәгатьләнерлек хәлдә өйләренә кайтарылды.

Өзлегүләр турында сөйләгәндә, энә ашканайту системасына, ашказанга я эчәккә кадаларга мөмкин. Бу, үз чиратында, перитонитка, ягъни җитди ялкынсыну процессына китерә. Беренче сәгатьләрдә үк стационарга килү бик мөһим, югыйсә гомергә куркыныч яный.

Нәтиҗә ясап, хирург ата-аналарны балаларга энәне югалтмаска дип, энәне авызга кабып, иреннәре  кысып торырга ярамаганлыгы турында аңлатырга чакырды. Энәне махсус мендәрчеккә я контейнерга алып куярга кирә. Шулай ук теш арасында энә белән казынырга кирәкми. Энәләр бик җиңел һәм эчкә дә җиңел генә китә ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International