Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы-Ак чәчәкләр 2022» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды.
«Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча тавыш бирергә мөмкин.
Җиңүчеләр ТР сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк. Интернет-тавыш бирү җиңүчене сайлаганда мөһим рольне уйнаячак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында номинантлар турында мәгълүматны карап, үз тавышыңны калдырырга мөмкин.
https://minzdrav.tatarstan.ru/ak-chchklr-2022.htm