Әлмәт медкөллиятендә беренче тапкыр «Абилимпикс 2022» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VIII Милли чемпионатның төбәк этабы узды.
Чемпионатта Татарстанның 8 медицина уку йортыннан укучылар һәм республиканың медицина оешмаларының 3 белгече катнашты.
"Медицина һәм социаль карау" компетенциясендә 2 дәрәҗә диплом белән Әлмәт РҮХнең профилактика бүлегенең шәфкать туташы Хаҗиәхмәтова Алсу Әсгатовна бүләкләнде.