Алсу Надршина - «Елның иң яхшы җитәкчесе» конкурсы җиңүчесе

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

«Республика балалар йорты махсуслаштырылган» дәүләт автоном учреждениесе директоры Алсу Наил кызы Надршина «Елның иң яхшы җитәкчесе» Хатын-кызлар җитәкчеләре Ассамблеясенең Гомумроссия конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Конкурс социаль проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнүче үз предприятиесе эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән җитәкчеләрне һәм аларның коллективларын бүләкләү, шулай ук Россиянең иң яхшы җитәкчеләренең мәгълүматлар банкын тулыландыру һәм аларның ил масштабларында нәтиҗәле җитәкчелек тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.

Бәйге Түбән Новгородта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International