Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Теләче районының Алан авылындагы ФАП төзелешен карады. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелде. Эшләрнең бәясе - 6 766, 740 мең сум. Фельдшер-акушерлык пункты Алан һәм Ключище авылларына хезмәт күрсәтә. Яңа медицина учреждениесе ачылуга әзер диярлек.