Лицензия алырга теләүчеләр игътибарына

2022 елның 27 мае, җомга

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гражданнарның медицина эшчәнлегенә куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында кайбер билгеле бер таләпләр куела, төп таләпләрнең берсе - медицина эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләү.

Лицензияләү - медицина эшчәнлегенең билгеле бер төрләре белән шөгыльләнү хокукы өчен дәүләт документын бирү.

Лицензия алу өчен дәгъва кылучы ТР сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү идарәсенең медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез, лицензиатларга дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Яңалык бу елның 14 мартыннан гамәлгә кертелде. Дәүләт хезмәтләре өчен дәүләт пошлинасын түләү 2022 ел ахырына кадәр гамәлдән чыгарылган. Моннан тыш, лицензия алырга теләүчеләрнең документларын электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International