«Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУда Казан дәүләт медицина академиясенең ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляцион технологияләр кафедрасы белгечләре ярдәме белән «Гадәттән тыш хәлләрдә халыкны госпитальгә кадәрге этапта медицина белән тәэмин итүне оештыру» программасы буенча ТР сәламәтлек саклау белгечләрен укыту чикләрендә, югары сулыш юлларын аспирацияләгәндә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча укыту-тренинг оештырылды. Тренингта катнашучылар махсус симуляцион манекеннар ярдәмендә үзләренең һөнәри күнекмәләрен камилләштерү мөмкинлегенә ия булдылар.
Тренингны медицина фәннәре докторы, КДМА хирургия кафедрасы профессоры, КДМАның мультипрофильле аккредитация-симуляция үзәге җитәкчесе Васил Фәттахов алып барды.