БРКХдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар анестезиолог-реаниматологы, «ТР ССМ БРКХ» ДАССУ реанимация хезмәте җитәкчесе Игорь Закиров истәлегенә багышланган "Хәзерге этапта анестезиологиянең һәм реаниматологиянең актуаль мәсьәләләре" темасына халыкара катнашуында Идел буе федераль округының анестезиолог-реаниматологлары V фәнни-гамәли конференциясе узды.
.jpeg)
Сәламләү сүзе белән Балалар республика клиник хастаханәнең баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясады.
«Бу конференция вакытсыз киткән коллегабыз, хезмәттәшебез, югары класслы профессионал, тәҗрибәле табиб, талантлы педагог һәм сәламәтлек саклауны оештыручыга, бөтен гомерен медицинага биргән Закиров Игорь Илдус улына багышлана. Игорь Закиров дистәләрчә мең балалар гомерен саклап калган. Безнең клиникада ул 25 ел эшләде. Аның укучылары - реаниматологлар, педиатрлар, башка юнәлеш белгечләре, хәзер бөтен ил буенча эшли. Үз эшендә ул һәрвакыт камиллеккә омтылды, илдә беренчеләрдән булып яңа технологияләр кертте. Игорь Илдусович ярдәме белән нәкъ менә безнең клиникада «Ачык реанимация» юнәлеше илдә беренчеләрдән булып үсеш алды. Бүлек мөдире һәм баш штаттан тыш балалар анестезиологы-реаниматолог хезмәттәшләренең квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирде, даими рәвештә укыту семинарлары һәм мастер-класслар үткәрде»,- диде үз чыгышында баш табиб.
Конференциядә Мәскәү, Уфа , Курск , Курган, Түбән Новгород , Самара һәм Новосибирсктан анестезиологлар-реаниматологлар катнашты.