Арча районында Үрнәк авылында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ФАП төзелә

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Арча муниципаль районында Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше дәвам итә. Модульле бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.

Эшләрнең бәясе 8 190 360 сум тәшкил итә. Фельдшер-акушерлык пункты Үрнәк, Күлтәс, Толонгер авылларында яшәүче 1128 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Электр челтәрләрен, җылылык һәм су белән тәэмин итүне монтажлау буенча эшләр тәмамланып килә. Территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International