Югары Осланда сырхауханәнең яңа кабинетлары капремонттан соң ачылды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Югары Осланда поликлиника бинасының капиталь ремонты тәмамланды, ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелде. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә поликлиниканың яңа кабинетларының эшен оештыру мөмкинлеге барлыкка килде.

2022 елда Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында 14 сырхауханәне һәм 1 табиблык амбулаториясен капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International