Мамадыш район үзәк хастаханәдә ФАПларның һәм табиблык амбулаторияләренең айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә узды. Җыелышта «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы диспансерлаштыруның мөһимлеге турында чыгыш ясады. Медицина хезмәткәрләре фельдшер-акушерлык пунктларында диспансерлаштыруның барышы, проблемалар һәм аларны хәл итү ысуллары турында фикер алышты.
Дамир Фаязович шулай ук Мамадыш муниципаль районы башлыгы исеменнән Шәтке табиблык амбулаториясенең шәфкать туташы Гөлчәчәк Рәхимовага Рәхмәт хаты тапшырды һәм 55 яшьлек юбилее белән котлады.