Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары спорт медицинасы һәм ДФК турында фәнни белемнәрне популярлаштыруга, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле чараларда даими катнаша.
Кичә «Идея» Технопаркының ScienceTalks проектында Казан югары уку йортлары студентлары алдында 4 спикер чыгыш ясады: Нияз Бикчурин (Медпрофилактика үзәге спорт медицинасы бүлеге мөдире, КДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасы ассистенты), Мария Надеждина (КДЭУ), Дамир Ягудин (КНИТУ-КХТИ), Динә Джапасбатова (ВетАкадемия). Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Нияз Бикчурин май аеның ScienceTalks иң яхшы спикеры булды.
Бүлек мөдире Нияз Бикчурин КДЭУ, КНИТУ-КХТИ, Ветакадемия һәм Казан ДМУ студентларына травматизмны профилактикалау һәм спорт нәтиҗәләренә ирешү ысулы буларак спортта мускуллар дисбалансы турында сөйләде.
ScienceTalks - "Идея" технопаркы проекты, биредә фәнни батллар уздырыла, галимнәр графикларсыз һәм формулаларсыз үз эшләнмәләре һәм фәнни тикшеренүләре турында сөйли.